Чылтыр-чыртыр чиләкләрен алып яшь киленнәр, көтү китүгә соңга калмаска тырышып, сыер җиленнәрен җылы су белән юып, шадра тастымал белән корыткач,балавызлы майны мулдан сөртеп, сыерның сөт белән тулы тук җылы имчәкләрен тартып гөбердәтеп күбекләре ташып торган хуш исле, табигатьтә тәме һич нинди нигъмәткә дә тиңләштереп булмаслык ап-ак сөтне савып чиләктән ташып чыгарлык, мул шушы җәннәт эчемлегеннән һич тә ким булмаган олуг нигъмәтне өйгә алып кереп, өч дүрт кат марля аша сөзеп суыткычка банкалар га салып тезеп куялар. Авыл тормышы нинди мәгънәле тормышчан, кеше ягъни әдәми заттан булган бәндәләрнең күбесенең төшендә дә күреп хыяллана алмаган хозурлык.
Ишек алды, өй каршында үсеп утырган ап-ак чәчәккә күмелгән хуш исләре белән башларны әйләндерерлек көяз алма агачлары. Урам коймасы буен ямьләп,сихери букетлар кебек чәчәкләренең исен , бер нинди башка исләр белән алыштырып булмый торган тәмле исләрен , еракларга таң җилләре аша таратып, күңелләрне иркәләп тора торган бөдрәләнеп үскән иркә шомырт куаклары, чәчәкләреннән гел бал исе килеп , аңкып торган кура җиләк,кара карлыган куаклары,ап-ак
мамыкка төренгән кебек, матурлыгын һич нинди дөньяда әдәм кулы хасыйл итәргә хыялга да кермәслек матур чия куаклары, ап-ак кар бөртекләре дәй ак чәчәк белән бизәлгән җир җиләге, болар һәммәсе дә авыл табигатенең кабатланмас
гүзәл һәм сихери күренешләре.

Авыл мохитенә һәрвакыттагыча ямь өстәп тал, тирәк , юкә агачлары капка төпләрен күләгәләп тәмле хуш ис таратып утыралар. Ишек алды түрендә зур лапас, әле яңа гына дөньяның иң күркәм могҗизасы булып , матур аклы кызыллы төсләр белән бизәлеп , ала бозау дөньяга килгән.Эчке як бүлемтек абзарда, кәҗә һәм сарык бәрәннәре гүя яңа туган шушы дөнья мөгъҗизасы, шушы ала бозауга үзләренең соклану һәм тәбрикләү хисләрен белдереп микердиләр. Әйтерсең алар шушы хуҗалыкта тагын бер җан иясе пәйда булуга сөенәләр. Утарның түр өлешендә тимер улактан ялкау гына яшел печәнне керт-керт итеп чәйнәп бер нәрсәгә дә исе китмәгән кыяфәт белән киң мөгезле ак маңгайлы зур үгез басып тора.
Ишек алдында тормыш кайный.Бер көтү тавыкларының күплегенә куанып урак койрыклы , тарак кебек кып-кызыл кикрикле горур әтәч ,үзен дөнья кендегедәй хис итеп, горур кыяфәттә ишек алдына ямь өстәп түшен киереп олы хуҗа булып йөри. Бактың исә авыл мохитенең һәр мизгеле үзенә хас бер театр кебек икән ләбаса..Урам якта ямь-яшел бәрхеттәй үлән белән сыйланып, зур ата каз үз хуҗалыгында олы хуҗа кебек хис итеп, ана каз белән ара-тирә әңгәмә куертканай үз телендә каңгылдап , үз законын тәртиптә булуына шикләнмичә, яшкелт мамык кебек яңа дөня йөзенә пәйда булган мәхәббәт җимешләре булган бәбкәләренең ишлелегенә сөенеп, әкерен генә ысылдап үзенең сакта икәнен белгертеп, әйләнә тирәнең тынычлыгын бәбкәләрнең исәнлеген саклап йөри.
Мунча баскычы култыксасына менеп кунаклаган мәче үзенең гөнаһсыз сыек соры күзләрен кыскалап,әкерен генә мырылдап , бүгенге көннең шушы чиксез матур иртәнең күркәмлегенә сафлыгына, ихлас ризалыгын белдергән хәлдә ,йокымсырап , тирә юндәге һәрбер үзгәрешне күз уңыннан ычкындырмыйча хәйләкәр бер кызыксыну белән күзәтеп ята. Култыксаның киң тактасы аңа бүген патша тәхетедәй киң булып тоела күрәсең. Алгы тәпиләренең йомшак өслеген ияк астына куеп ис китмәле үзенә бер күркәм күренешне тәсбир итә. Өй каршындагы умарта кортлары башкалар бездән алдан ташып бетермәгәе дигән сыман, ашыга-ашыга чәчәк серкәсе белән бал ташыйлар.Ике як яннарына сап-сары чәчәк серкәсе төяп умарта көясе алдындагы куну тактасына “лап” итеп кайтып куналар да йөгереп умарта эченә кереп китәләр. Табигать шундый матур.Чыклы үләнгә кунган күбәләкләр, очып йөргән черки малайлары, һәммәсе дә үзенә күрә шушы сихри күркәм күренешнең аерылгысыз бер өлеше дер.